«Сталинград – 200 батырлык һәм ныклык көне»: батырлык сәгате (12+)

17 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен Сталинград сугышы тәмамлану көненә багышланган чара уздырды. 

Бөек Ватан сугышы тарихында кискен борылыш булган шәһәрне саклау вакыйгасы беркемне дә битараф калдырмады.  Мамай курганындагы мемориаль комплекс буенча сәяхәт кылып, балалар Гитлерның Сталинградка карата уй-ниятләре, шәһәрдә барган кырыс сугышлар, Павловлар Йортын саклау, сугыш барышында югалтулар турында белде. 
Кала оборонасында катнашкан чаллылыларны да искә алдылар. 

 

Поделиться: